ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков ТР Яшьләр эшләре министрлыгының ведомство карамагындагы оешмаларда тикшерү үткәрде. Ведомствоның учреждениеләр челтәре зур - барлыгы 518 кешене колачлаган 13 учреждение эшли.
«Кадрлар-яшьләр сәясәтенең нигезе. Алар - «җирдә» эшләүче һәм мәгълүматны яшьләргә адреслы җиткерүче кешеләр. Татарстанда яшьләр өчен мөмкинлекләр палитрасы бик киң һәм , профильле ведомство буларак, безнең өчен төрле яшьләр белән турыдан-туры элемтәдә тору бик әһәмиятле. Мондый бәйләнеш безгә яшьләрнең үтенечләрен төгәлрәк аңларга һәм нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә. Һәр оешманың үз юнәлеше бар», - диде Ринат Садыйков.
Бүген ул фәнни-тикшеренү, укыту-методик эшен тәэмин итүче, яшьләр даирәсендә социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау системасын формалаштыру һәм үстерү, инновацион программа һәм проектлы алымнар кулланып яшьләр инициативаларын хуплау өчен җаваплы «Навигатор» яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге җитәкчеләре белән очрашты. «Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан башлап Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. Эшчәнлек елларында яшь ватандашлар белән хезмәттәшлекне җайга салу буенча тулы бер система эшләнде, 40ка якын яшьләр иҗтимагый оешмасы булдырылды. Кечкенә сәфәрнең соңгы ноктасы студентлар хезмәт отрядлары штабы булды. Студентлар отрядлары Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармакларында: төзелеш комплексы, авыл, урман хуҗалыгы, мәдәни һәм тарихи мирас һәйкәлләрен торгызу, энергетика, сервис, экология, сәламәтлек саклау тармакларында кирәк. Ел саен 11 меңнән артык Татарстан студентлары социаль-өстенлекле һәм стратегик-мөһим проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
Исегезгә төшерәбез, Ринат Садыйков 2008 елдан 2018 елга кадәр Республика студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен җитәкләде.
Ринат Садыйков ТР Яшьләр эшләре министры вазифасына быелның 11 гыйнварында кереште.Моңарчы министр вазыйфасын башкарган Тимур Сөләйманов Татарстан Президенты ярдәмчесе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Республика бүлеген җитәкләүче итеп билгеләнде.