ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстанның Биектау районындагы «Игелекле» лагеренда булды. Аның профиле - республикада волонтерлык үсеше. Бүгенге көндә анда ремонт бара, барлык эшләрне дә быел тәмамларга планлаштыралар.
«Игелекле» волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсен туплау һәм тарату, Россия Федерациясе территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны эшләү һәм киләчәктә гамәлгә ашыру урыны, волонтерлар өчен белем бирү үзәге булачак», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Ул ашханә биналары, дүрт торак корпус, административ һәм медицина пункты, клуб, КПП, спорт мәйданчыклары, җәйге терраса төзелүен һәм башка эшләр башкарылуын аңлатты.
Реновациядән соң лагерь территориясендә 26 кешегә исәпләнгән дүрт торак корпус, каравылчы йорты, эстрада, персонал тулай торагы, административ-кабул итү пункты, бәдрәф, изолятор, душ-кер юу урыны, складлар, ашханә, киптерү камерасы, гараж һәм суүткәргеч манарасы белән артезиан скважинасы урнашачак. Сменага анда 104әр кеше ял итә алачак.
«Игелекле» лагере 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Җәй - балаларга» балалар лагерьларын реновацияләү республика программасына кертелде. Быел аңа 15 лагерь эләккән. Аларны ремонтлауга 1,335 млрд сум тотылачак.