30 гыйнвар 18.00 сәгатьтә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә «Ел студенты – 2022» шәһәр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узачак. 2022 елның конкурс сезонында 16 номинациядә рекордлы 113 конкурсант катнашты. Конкурс үзе ике этапта узды: читтән торып һәм турыдан-туры турлар, ә ике иҗади номинациядә катнашучылар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри 47 финалистны ачыклады.
Җиденче ел рәттән конкурсның төп - «Гран-при» номинациясендә җиңүче Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинадан 33 мең сум күләмендә исемле стипендия алачак. Әлфия Гомәр кызы 2016 елда ук конкурсны хуплады һәм чаллылыларның студентлар һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итү өчен премия булдырды. Ә калган номинацияләрдә җиңүчеләр конкурсны оештыручылардан һәм партнерлардан дипломнар һәм призлар алачак.
Автоградның шәһәр студентлар советы үтенече буенча, ФС Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина «Ел волонтеры» һәм «Ел җәмәгать эшлеклесе» номинацияләрендә җиңүчеләрне тагын 10 мең сум стипендия белән бүләкләү турында Карар кабул итте. 2022 елда нәкъ менә җәмәгатьчеләр һәм волонтерлар #БЕЗБЕРГӘ, «Ярдәм янәшә! Ярдәм якында!» «Теләкләр чыршысы», ЛНР һәм ДНР мәҗбүри күченүчеләр белән эшләү, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү һәм башка бик күп хәйрия проектлары һәм шәһәр чараларында актив катнаштылар.
Традиция буенча конкурсны шәһәр Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә шәһәр студентлар советы, «Нур» яшьләр үзәге үткәрә.