25 гыйнварда Пушкин исемендәге мәдәни үзәк сәхнәсендә Испания драматургы Лопе де Вега пьесасы буенча «Уйлап табучы гашыйк» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльдә беренче тапкыр «Молодежка» сериалы буенча танылган, ВГИКны тәмамлаган Россия театр һәм кино актеры, Станислав Пеховский катнашачак.
«Безнең өчен театрыбызның даими үсеше мөһим. Яңа артистларны кертү спектакльнең драматургик хәрәкәтен һәрвакыт кискенләштерә. Станислав бик талантлы яшь артист, бүген Мәскәүдә бик күп контрактлары бар. Без республикабызның театры искиткеч артистның иҗаты белән тулылануына шатбыз»,-дип билгеләп үтте ТР һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Арт-резиденция директоры Дмитрий Туманов.
Станислав Пеховский өчен Люсиндо партиясе беренче театр роле булачак. Элегрәк артист кино өлкәсендә актив үсеш алган. Аңа якын дусты-театрның баш режиссеры Александр Туманов Арт-резиденциянең театр тормышында катнашырга тәкъдим итте.
«Мәскәүдәге актерларның безнең театрны үз театр үсеше өчен мәйданчык буларак каравы безгә шатлык китерә. Станислав тиз арада коллектив составына керде, бу труппа эчендәге уңай атмосфера турында сөйли. Бүген репетиция процесслары тулы көченә бара», - дип ассызыклады Дмитрий Туманов.
«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе директоры сүзләренә караганда, чит артистларны театр репертуарына чакыру практикасы дәвам итәчәк.
«Уйлап табучы гашыйк» спектакле мәхәббәтне данлый, кешенең үз сайлавына һәм бәхетенә хокукын яклый, гүзәл кызларны зирәклектән файдаланырга, ә яшьләрне чын ирләр булырга өйрәтә.
Спектакльдә бөек драматург комедияләренә хас нәрсәләр: гүзәл ханымнар һәм кавалерлар, интрига һәм көнчелек, көндәшлек һәм дуэльләр, хәйләкәр алдаулар һәм ялкынлы мәхәббәт танулары салынган.