Түбән Камада мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында мастер-класслар сериясе тәмамланды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Түбән Камада мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында мастер-класслар сериясе тәмамланды. Мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен укуларны Вахтанг мәктәбе вәкиле, күренекле педагог (Мәскәү шәһәре) Олег Хрычев үткәрде.

Уку кысаларында актерлык осталыгы буенча дәресләр үтте. Олег Хрычев актерлык техникасы элементлары белән уртаклашты, театр теориясе буенча белемнәрдәге кимчелекләрне тулыландырды. Интенсив иҗади имтихан белән тәмамланды, анда катнашучылар театр этюдлары рәвешендә тупланган тәҗрибәне күрсәтщ алдылар.

Олег Хрычевның максаты түгәрәкләр җитәкчеләренә киләчәктә үз укучыларына тапшыра алырлык барлык белемнәрне практикада үзләштерергә ярдәм итү иде.

Экспресс-курс тәмамлангач, театр түгәрәкләре җитәкчеләренә федераль үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында сертификатлар бирелде. Йомгаклау имтиханында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да катнашты.

«Мин дистанциядән читкә чыкмаган һәм бу юлны ахыргача үткән педагоглар белән горурланам. Бу эш искиткеч мөһим. Мәктәп театр түгәрәкләре бик күп бит. Әмма проблема шунда, алар белән ешрак махсус белемсез кешеләр шөгыльләнә. Шундый ук дәресләр ярдәмендә театр түгәрәкләре җитәкчеләре үз эшләренә тагын да мәгънәлерәк якын килер дип ышанам», - дип ассызыклады Әсәдуллина.

Элек мәктәп театр түгәрәкләренең 23 җитәкчесе сайлап алынган иде, алар арасында Сарман, Чаллы, Алабуга, Зәй, республиканың башка шәһәрләре һәм авыллары вәкилләре бар иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда федераль программа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Созвездие - Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге һәм «Созвездие-Йолдызлык»Арт-резиденциясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International