Казанда Тормыш иминлеге нигезләре дәресен укыту кысаларында «Авангард» хәрби хезмәте нигезләре буенча 5 көнлек җыеннар башланды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда республика «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» темасы кысаларында «Авангард»  хәрби хезмәте нигезләре буенча республика җыеннары башланды. Җыеннарда 150 кешедән торган 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Дәресләр сигез предмет буенча, хәрби хезмәт нигезләрен белүне тәэмин итә торган тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләренең база курсын үзләштерүнең предмет нәтиҗәләренә таләпләрне исәпкә алып эшләнгән белем бирү программасы нигезендә үткәреләчәк.

«Бу традицион җыеннар. Элегрәк җыеннар мәктәпләр кысаларында узган иде. РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, узган елдан бөтен ил буенча «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәкләре барлыкка килде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, Татарстанда җыеннар «Патриот» үзәге базасында уза.  Үзәкләр урнашкан мәйданчыкның әлеге программасы ярдәмендә төзекләндерелгән һәм барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән», – дип билгеләп үтте «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге директоры Дмитрий Литвинов.

Аның сүзләренчә, ел дәвамында «Патриот» үзәгендә шундый 15 смена уздыру планлаштырыла. Җыеннар шулай ук хәрби-патриотик эш һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү буенча тагын ике үзәк базада узачак: «Патриот» (Түбән Кама) һәм «Ватан» (Чистай шәһәре). Барлыгы җыеннарда өч үзәктә биш меңгә якын укучы катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International