Ринат Садыйков физик затлар өчен ТР Яшьләр министрлыгы грант конкурсына гариза бирү кампаниясе башлану турында игълан итте

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Татарстанда физик затлар өчен ТР Яшьләр министрлыгы грантлары конкурсының гаризалар бирү компаниясе старт алды.

«Физик затлар өчен грантлар конкурсы-идеяләре һәм проектлары булган яшьләргә адреслы ярдәм күрсәтү. Гомуми фонд-7 млн сум, һәр җиңүче үз проектына 300 мең сумга кадәр акча ала алачак. Без бу конкурсны инде беренче ел гына уздырмыйбыз, ул күптән үзенең кирәклеген һәм актуальлеген күрсәтте», - диде Ринат Садыйков.

Гаризалар 14 номинация буенча кабул ителәчәк:

- Яшьләрнең иҗади инициативалары;

- Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга  ярдәм итү буенча яшьләр инициативалары;

- яшьләрнең туризмга ярдәм итү инициативалары;

- патриотик тәрбия;

- яшьләрнең иреклелек (Волонтер) инициативалары;

- яшьләр медиасы;

- яшьләрнең фәнни инициативалары;

- социаль эшмәкәрлек;

- яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау;

- инвалид яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар;

- гаилә кыйммәтләрен ныгыту;

- карьера һәм профессиональ яктан камиллләшү;

- мәдәниятара коммуникацияләр һәм милләтара багланышлар;

- яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү.

Гаризал бирү кампаниясе 2 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда Татарстанда яшәүче 18-35 яшьлек Россия гражданнары катнаша ала. Гаризаны «Минем субсидияләр» платформасы аша бирергә кирәк,анда хакимият органнарыннан республика халкы файдалана ала торган барлык ярдәм чаралары җыелган. Проектлар бер ай дәвамында экспертлар тарафыннан каралачак, аннары җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Тулырак мәгълүмат белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International