ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков эш визиты белән Зәй районында булды. Ул яшьләр сәясәте учреждениеләрендә булды. Яшьләр сәясәтенә багышланган кече коллегиядә катнашты.
«Зәй районы хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсе кызыклы. Алар ел саен яшьләр сәясәте буенча үзләренең кече коллегиясен үткәрәләр. Анда еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясала һәм алдагы эшчәнлек траекториясе төзелә. Бу районда өйрәнер тәҗрибәләр күп: волонтёрлык, ватанпәрвәрлек, эшләүче яшьләр, грантларга җәлеп итү, иҗтимагый яшьләр оешмалары белән берлектә профиль учреждениеләр эше һ.б. Шулай ук район яшьләр эшләре идарәсенең көчле командасы һәм район җитәкчелегенең яшьләр сәясәте белән актив кызыксынуын билгеләп үтәргә кирәк», – диде Ринат Садыйков.
Кече коллегия утырышында Яшьләр эшләре идарәсенең 2022 елдагы эшчәнлеге тикшерелде. 2023 елга бурычлар билгеләнде. Грантлар җәлеп итү аша социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру, махсус хәрби операцияләр вакытында бурычларны үтәү өчен, өлешчә мобилизация кысаларында эшне оештыру, район предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшьләр берләшмәләре һәм эшләүче яшьләрне шәһәрнең социаль тормышына җәлеп итү турында сөйләштеләр. Зәй районында бүгенге көндә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрле 13500 яшь кеше бар.
Мәсәлән, үткән елда Зәй яшьләре районга 2354200 сум акча җәлеп иттеләр. Шул исәптән районның ишегалларында балаларның һәм яшьләрнең ялын,савыктыруны һәм мәшгульлеген оештыру буенча бик яхшы тәҗрибәсе бар.
«Минем ишегалды лагеры ул – минем йортым белән янәшә урнашкан лагерь. Анда көн саен ике аниматор килә һәм балалар өчен рәхәт атмосфера тудыра. Спорт, иҗади, мәдәни һәм интеллектуаль чаралар оештыра»,- дип билгеләп үтте Зәй районы яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Ростислав Аладышкин.
Әлеге проект «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы тарафыннан күп тапкырлар хупланды. Шуңа күрә лагерь кышкы каникуллар чорында да оештырыла.
Ә 2022 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән грант конкурсы кысаларында дүрт шәһәр һәм районда – Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Буада һәм Лениногорскида үтте. Алга таба бу проектны челтәрле итү һәм бөтен муниципалитетларны масштаблау планлаштырыла.
Зәй муниципаль районында ел саен 14 яшьтән 17яшькә кадәрле яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга бюджеттан 1 000 000 сумга кадәр акча бүленә.
2022 елда 204 кеше эшкә урнаштырылган. Алар яшелләндерү отрядында һәм аниматорлар булып эшлиләр.
Закон нигезендә хезмәт хакы минималь хезмәт хакына пропорциональ рәвештә эшләнгән вакыт дәрәҗәсендә исәпләнә. Шул исәптән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә түли.
Иҗтимагый киңлекләргә дә зур игътибар бирелә. 2021 елдан 2022 елга кадәр зур булмаган экстрим – зона һәм уңайлы мәйданчыклары булган «Яшьлек» паркы концепциясен гамәлгә ашыру буенча эш алып барылды. Аның буенча фикер алышуларда яшьләр актив катнашты. Бу проект республика программасына кертелде. Яңартылганнан соң ул яшьләрне үзенә тарту урынына әйләнәчәк.