Яшел Үзәндә Студентлар көнен билгеләп үттеләр

2023 елның 3 феврале, җомга

Яшел Үзәндә студентлар өчен фестиваль оештырылды һәм студентлар көнен билгеләп үттеләр. Чара каникул вакытында Яшел Үзән музыка театрында икенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар - Яшел Үзән механика һәм медицина көллияте, КНИТУ-КАИның Яшел Үзән филиалы студентлары. Чарада Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Старостин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков, ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов катнаштылар.

Быел бай концерт программасы тәкъдим ителде, студентлар коллективлары һәм активистлар вокаль һәм хореографик номерлар белән чыгыш ясадылар. Студентлар өчен педагогларның чыгышы бер сюрприз булды.

Иң яхшыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәндә 2000нән артык студент исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International