Идел буе федераль округының медицина десанты: студентлар Татарстанның 1300дән артык кешесенә ярдәм күрсәттеләр

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

30 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Лениногорск районнарында «Идел буе федераль округының Медицина десанты» акциясендә катнашучылар – Татарстан, Мордовия, Чувашстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән студентлар медицина отрядларының 30 сугышчысы җирле халыкка көнкүреш һәм медицина ярдәме күрсәттеләр. Бу Татарстанның Медицина десанты тарихында җиденче һәм округ форматында өченчесе булды.

Ел саен әлеге акция Татарстан студентларын гына түгел, ә Идел буе Федераль округының башка төбәкләрендә дә популяр.

«Мин Татарстанда ел саен «Идел буе федераль округының Медицина десанты» акциясе үткәнен белдем һәм аңа гариза бирергә булдым. Десантта без җирле хастаханә медицина персоналына ярдәм итәбез. Диспансеризация үткәрү өчен якын авылларга чыгабыз.  Эш көненнән соң комиссар чараларында катнашабыз. Мондый эш миңа бик ошый. Икенче елга да яңадан киләчәкмен», - ди Оренбург отряды студенты  Азамат Жайлаубаев. Бу җәйдә ул Бөтенроссия медицина проекты составында Әлмәт район үзәк хастаханәсендә эшләгән.

Акция кысаларында студент-медиклар табибларга профосмотрлар, диспансерлаштыру үткәрергә булыштылар,  йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларга кисәтү үткәрделәр.

Беренче һәм тирән диспансерлаштыруны 950 кеше үтте: 500 кеше  кандагы  глюкозаның кан басымы дәрәҗәсен белә алды. 450 дән артык кеше электрокардиографик  һәм УЗИ тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр алды. 

Десант өчен мөһим юнәлешләрнең берсе – ВИЧ һәм СПИД авыруларын кисәтү.

«Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге»арасында хезмәттәшлек һәм партнерлык турындагы килешү кысаларында 200гә якын район кешесенә  ВИЧ-инфекцияне кисәтү чаралары турында аңлатылды.

Әлеге акциянең мөһим блокларының берсе – медицина отрядлары сугышчылары өчен хастаханәләр һәм башка дәвалау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тору аша остазлык институты булдыру. Казан медицина  университеты студенты Софья Архипова акциядән гамәли күнекмәләр генә түгел, эшкә чакыру да алды.

«Медицина десанты минем студентлар отрядындагы юлымда йомгаклау этапларының берсе булды. Җәй көне проводниклар отрядында эшләсәм дә, нәкъ менә табиб ролендә мин үземне сынадым.  Берничә айдан мин медицина университетын тәмамлыйм. Шуңа күрә миңа үземнең медицина буенча белемнәремне практикада куллану икеләтә кызыклы булды. УЗИ кабинетында эшләү, күп тапкырлар ЭКГлар үткәрү һәм башкаларны эшләп карап, мин үземнең укуымның бик файдалы булуын белдем. Больницада медицина хезмәткәрләре мисалында мин авыруларның тәнен генә түгел, ә күңелләрен дә дәваларга теләүче, аларның проблемаларын үзенеке итеп кабул итүче чын кешеләрнең нинди булуын күрдем.  Шулай ук Әлмәт үзәк шифаханәсендә практик белемһәм күнекмәләр генә түгел, ә аның баш табибыннан эшкә чакыру да алдым», - дип шатлыгын бүлеште кыз.

Медицина ярдәме алу теләге шулай ук ерак авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә туды. Десантта эшләү чорында анда катнашучылар 120 өйдә булдылар. Алар кан басымын үлчәделәр, канда глюкоза дәрәҗәсен билгеләделәр, ЭКГ үткәрделәр, йөрәккә һәм үпкәләргә аускультация үткәрделәр.

Шулай ук Лениногорск һәм Әлмәтнең 15 белем бирү оешмаларыннан 600 мәктәп укучысы  һәм студенты беренче ярдәм күрсәтү, травматизмнарны, ВИЧ һәм ОРВИларны  кисәтү буенча мастер- классларда һәм лекцияләрдә катнаштылар.

 «Медицина десанты – чын-чынлап якты, игелекле һәм чиктән тыш мөһим чара. Бу  кешеләргә адреслы, социаль һәм медицина ярдәме генә түгел, ә һөнәри компетенцияләрне үстерү, башка төбәк сугышчылары белән тәҗрибә уртаклашу да. Десант – чын тормыш мәктәбе, аны үткән һәрбер сугышчы медицинаның бөек сәнгать икәненә инана ала», - дип сөйли Әлмәт муниципаль районында десант отряды командиры   Артур Шәйдуллин.

Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә  «Татнефть» ГАҖ хәйрия фондының «Яшьләр даирәсендә ирекле ярдәмчелекне үстерү» номинациясендә социаль инициативалар конкурсы нәтиҗәләре буенча алынган грант чаралары хисабына тормышка ашырылды.

Акциянең партнерлары булып, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International