Ринат Садыйков: «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе республиканың яшьләр сәясәтенә бәяләп бетергесез өлеш кертә»

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Узеир Гаджибековның шул ук исемдәге опереттасы буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен күрсәттеләр.

Спектакльне ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова карады.

Ринат Садыйков «Созвездие-Йолдызлык» театрының республиканың яшьләр сәясәте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте. «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе-бүгенге көндә яшьләр арасында театр сәнгатенә ихтыяҗ зур булуына турыдан-туры дәлиле. Яшь артистларыбызның уенын күрү шундый рәхәт. Алар зур фидакарьлек һәм югары профессиональ дәрәҗәдә эшлиләр. Бу театр эшчәнлегенә катнашы булган барлык кешеләрнең зур хезмәте. Без исә, үз чиратыбызда, бу искиткеч хәрәкәткә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез», - дип сөйләде ул.

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе спектакле-РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге театр институтының режиссура кафедрасы мөдире, куючы режиссер Михаил Борисов куелышының җайлаштырылган версиясе.

 «Сәнгатьнең кеше хәтерен мәңгеләштерүнең иң яхшы ысулы — аның иҗади мирасын саклау. Михаил Борисов ярдәме белән бүген безнең театрда үз эшенең талантлы профессионаллары хезмәт итә. Биредә иң яхшы театр традицияләрен саклауларын аңлау җанга рәхәт», - дип фикерләре белән уртаклашты Ирада Әюпова.

«Аршин мал алан» музыкаль комедиясендә тарихи гаделлек һәм юмористик фантастика, Европа классик һәм азәрбайҗан милли музыкасы традицияләре, мәхәббәт һәм хәйлә бергә кушылды.

Бу кичәдә тамашачылар «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтендә тәрбияләнүче Айдар Сөләйманов (Әскер), Камилә Алескерова (Гөлчәчәк), Искәндәр Нуризҗанов (Солтан-бек — Гюльчохраның атасы) һәм башка бик күпләрнең искиткеч тавышларын һәм искиткеч уеннарын бәяли алдылар.

29 мартта спектакль кабат Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк. Өстәмә мәгълүмат teatryold.ru сайтында.

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең эшчәнлеге яшьләрне үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән, ул «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты бурычларына җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International