Татарстанда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары билгеләнде

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстанда Муса Җәлил республика премиясе лауреатлары исемнәре билгеләнде. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Лауреатлар:

 татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәннур  Мөхәммәтҗанов һәм Ләйсән Гатауллина;

балалар арасында милли мәдәниятне үстерүгә һәм татар телен популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен татар телендә беренче «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы;  

әдәби иҗат үсешенә зур өлеш керткәне һәм татар шигърияте өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен шагыйрь, «Татар китап нәшрияты» ТР ДУП балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм махсус проектлар редакторы - Рифат Сәлахов;

татар музыкаль һәм вокаль сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты, артист-солист Илүсә Халикова.

2022-2023 елгы конкурска республиканың 8 муниципаль берәмлегеннән 56 кеше үз эшләрен тапшырган. Премия бирү комитеты бәяләвенә 40 эш үткән. Конкурс йомгаклары буенча М. Җәлил премиясе лауреатлары диплом, күкрәк билгесе һәм 200 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

«Бик мактаулы һәм әһәмиятле бүләк. Ике елга бер тапкыр Татарстан Республикасы яшьләренең иң яхшы талантлы вәкилләрен сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга шәхси өлеш керткәннәре өчен бүләклибез. Быелгы премиянең яңалыгы гариза бирү процессын цифрлаштыру булды: абитуриентлар материалларны беренче тапкыр премия сайты аша дистанцион рәвештә җибәрделәр. Моннан тыш, хәзер 35 яшькә кадәрге яшьләр генә катнаша ала», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Композиторлар Рәшит Абдуллин, Эмиль Низамов, драматург Туфан Миңнуллин, сәнгать эшлеклеләре Ренат Харис, Филюс Каһиров, Эмиль Талипов, «Ватан» берләшмәсе» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Сәләт» Татар республика яшьләр иҗтимагый фонды, Әлмәт татар дәүләт драма театры, «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивале, «Ялкын» журналы редакцияләре, «Татармультфильм» берләшмәләре һәм «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы коллективлары төрле елларда премия лауреатлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International