Татарстанда яшьләр сәясәтенең 41 объектын төзү һәм яңартуга 3 млрд сумга якын акча тотылачак

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Быел Татарстанда яшьләр сәясәте объектларын реновацияләү программасы дәвам итәчәк. 41 объектны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 3 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелгән. Теләче районында һәм Казан шәһәренең Мәскәү районында яңа яшьләр үзәкләре төзеләчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.

 «Республика төзелеш министрлыгы белән берлектә узган ел 37 яшьләр сәясәте объектында 1,7 млрд. сумлык ремонт эшләре башкарылган. Агымдагы елда 25 муниципаль берәмлектә 41 объектны реновацияләүгә бу максатларга 3 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән. Барлык еллык программалар да сакланган», - дип белдерде ул.

Министр искәрткәнчә, Росмолодежның «Яшьләр өчен төбәк» федераль проектында Татарстан гаризасы хупланган. Шул йөздән, төбәк 140 млн. сумга якын акча алачак, шуларның яртысы республика районнарындагы яшьләр үзәкләрен ремонтлауга тотылачак, ә икенче өлеше яшьләр өчен заманча медиа-үзәк булдыру кебек мөһим Татарстан яшьләр проектларын гамәлгә ашыруга тотылачак.

Садыйков психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау программасына аерым тукталды. Узган ел 15 объект яңартылды.

«Бүген биредә яшьләрнең барлык категорияләре дә югары квалификацияле бушлай психологик ярдәм ала. Шул ук вакытта әлеге учреждениеләрнең тәүлек буе эшли торган яшьләр һәм балалар өчен ышаныч телефоннары хезмәте йөкләнешне арттыра. 2022 елда гына да алар 38 меңгә якын шалтыраткан. Шалтыратуларның саны һәм характеры үсеше бу эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген, аның системалы үсеше кирәклеген күрсәтә. Нәкъ менә шуңа күрә 2023 елда мондый үзәкләр үзләре булмаган шәһәрләрдә барлыкка киләчәк - Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә, Чаллы һәм Казандагы гамәлдәге челтәр киңәячәк», - дип йомгаклады сүзен министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International