Татарстанда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын финанслау ике тапкырга артачак

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

2023 елда яшь гаиләләрнең «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын финанслау икеләтә артачак. Гомуми сумма 100 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Дәүләт яшьләр сәясәтенең төп бурычы-яшь гаиләләргә, бигрәк тә туучылар санының кимүе шартларында, ярдәм күрсәтү. Быелдан «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын финанслау ике тапкыр, 100 млн сумга кадәр арттырылды. Шуның аркасында агымдагы елда Татарстанның 38 шәһәр һәм районыннан 80 яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидияләрен алачак», - дип билгеләде министр.

Ул бу Татарстанда яшь гаиләләр өчен бердәнбер торак программасы түгел, дип өстәде. Узган ел төрле программалар буенча 1,1 меңнән артык гаилә шундый дәүләт ярдәме алган. Шул ук вакытта аларның өчесендә икенче бала туды, бу исә программаларның демографиядә мөһим роле турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International