Ринат Садыйков: «Уку йортларында студентлар үзидарәсе органнары белән уртак эшне көчәйтү әһәмиятле»

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Студентлар белән эшләү Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. Быел бу юнәлештә хезмәттәшлекне көчәйтү планлаштырыла. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә аның җитәкчесе Ринат Садыйков хәбәр итте.

 «Югары уку йортларының ректорлар корпусы, урта махсус уку йортлары директорлары белән тыгыз хезмәттәшлектә без студентлар белән эшләүнең яңа приоритетларын һәм юнәлешләрен эшләп чыгарырбыз, бигрәк тә 2024 һәм 2025 еллардагы мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар алдыннан аларның гражданлык активлыгын арттырырбыз дип ышанам», - дип белдерде министр.

Ул быел «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» оешмасының яңа лидерын сайлау булачагын әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International