Татарстанда быел уникаль проектны гамәлгә ашыру - глэмпинглар һәм кэмпинглар форматындагы чатырлы лагерьлар оештыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Яшьләр арасында чатырлы лагерьлар зур популярлык казануын исәпкә алып, быелдан «Җәй» һәм «Костер» республика үзәкләре табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү департаменты белән берлектә глэмпинглар һәм кэмпинглар үрнәгендә махсуслаштырылган палаткалы лагерьларның универсаль проектларын эшләүгә керешәләр», - диде министр.
Ул искәрткәнчә, узган ел җәйге балалар ялы программасында 200 меңнән артык яшь татарстанлы катнашкан. Шул ук вакытта 50 меңгә якын гаилә кэшбектан юлламалар өчен файдаланган. Кире кайтаруның гомуми суммасы якынча 570 млн сум тәшкил иткән.
Быел балаларны савыктыру кампаниясенә 2,1 млрд сум бүлеп бирелде.