Татарстан районнарында яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан Республикасының 37 муниципаль берәмлегеннән 60 яшьләр сәясәте учреждениесе 50 млн сумлык ярдәм алды.
«Безнең бурыч- яшьләргә, аларның яшәү урыннарына карамастан, үз идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирү. Шәһәр һәм районнардагы хезмәттәшләр яшьләр өчен төрле проектлар тормышка ашыралар. Грант форматындагы ярдәм аларның эшен көчәйтәчәк һәм тагын да күбрәк яшьләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Җиңүче проектлар арасында төрле юнәлешләр бар. Кайбер проектлар-чаралар комплексы», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Ул конкурсның Татарстанда инде икенче ел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылуын өстәде. Элегрәк республиканың 34 шәһәреннән һәм районыннан 52 учреждение ярдәм алды. Конкурсның җиңүче проектлары белән яшьләрнең гомуми колачы 40 меңнән артык кеше тәшкил итә.
Әйтик, Зәй районы комплекслы чаралар планын тормышка ашыру өчен 1,7 млн сум алачак. Проект яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын ачуга, аларга һөнәрләрен билгеләргә, волонтерлык турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Казанның «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм үзәге яшьләргә үз-үзләрен танытуда һәм киләчәк һөнәр сайлауда ярдәм итүче «Кем мин?» исемле тренинг үткәрәчәк. Үз проектына үзәк 906 500 сум акча откан. Балык Бистәсе районы «Гаилә тарифы» проектын тәкъдим итте (1 млн.сум), аның кысаларында рухи кыйммәтләрне үстерүгә һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар узачак.
Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән ТР Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.