Казанда 8 мартта RE'ACTOR резидентыннан хатын-кызлар турында хикәяләр белән фотокүргәзмә ачылачак

2023 елның 7 марты, сишәмбе

8-22 март көннәрендә Kazanmall сәүдә үзәгендә фотограф Катерина Евтихованың «RE'ACTOR» арт-резиденциясе ярдәме белән оештырылган күргәзмәсе узачак. Һәр фото сериясе төрле, кабатланмас хатын-кызларның кечкенә тарихларын сөйли. Бу күргәзмә хатын-кыз шәхесенең көче, яктылыгы һәм матурлыгы турында.

 «Быел арт-резиденция эшчәнлеге кысаларында безнең проектлардан тыш, резидентларга, аларның иҗатына һәм инициативаларына зур игътибар биреләчәк. Әлеге күргәзмә – шул мисалларның берсе булып тора»,-дип билгеләп үтә «RE'ACTOR» арт-резиденциясе җитәкчесе Кәдрия Бугрова.  

8 март көнне көндезге сәгать 12дән 15кә кадәр «Kazan Mall» сәүдә үзәге холлының 2 нче катында фотограф белән диалог форматында күргәзмә ачылачак һәм «Чәчәкләр телим» чәчәкләр киңлегеннән тере чәчәкләр белән һәр кыз өчен экспресс фотосурәт төшереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан Казанда RE'ACTOR арт-резиденцияләренең төбәк челтәрен үстерү программасы эшли, аның кысаларында иҗат эшлеклеләренә ярдәм итү буенча белем бирү программасы эшли башлады.

Ике ел нәтиҗәләре буенча программада 300дән артык кеше катнаша, шуларның 55е арт-резиденция резидентлары була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International