«ТР Студентлар лигасы» президенты вазифасына тавыш бирү өчен ике кандидат билгеләнде. Аларның берсе-Шамил Якупов, ул хәзерге вакытта «Россия Студентлар отрядлары» Татарстан төбәк бүлеге Төбәк штабы җитәкчесе, ә икенчесе-студентлар үзидарәсе мәсьәләләре буенча «ТР Студентлар лигасы» вице-президенты Никита Лобанов. Алар оешманың киңәйтелгән утырышында билгеләнде.
«Башта лидер булырга, аннары үзгәрешләр һәм планнар төзергә вәгъдә итәргә кирәк. Беренче чиратта үзегезне шәхес итеп күз алдыгызга китерегез. Хәзер сезнең активлыгыгыз бик мөһим-Татарстан Республикасында студентлар лидерын сайлаулар узуын һәркем белсен иде», - дип мөрәҗәгать итте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина.
Сайлау алды ярышларының чираттагы адымы-кандидатларның бөтен республика буенча студентлар белән танышуы.
Утырышта шулай ук «ТР Студентлар лигасы» конференциясе дә каралды. Ул 10 майда узачак һәм бөтен республикадан 900 делегатны берләштерәчәк.