Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында министр урынбасарлары билгеләнде

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

«Без яшьләр белән адреслы эш оештыручы кадрларга зур игътибар бирәбез. Белгечләрнең зур командасы яшьләрнең сорауларына җавап бирү һәм аларга төрле һәм тигез мөмкинлекләр тәкъдим итү өчен эшли. Яңа урынбасарлар безнең өчен яңа кешеләр түгел. Алар элек биләгән вазифаларда, шул исәптән, безнең проектлар белән җитәкчелек иттеләр һәм яшьләр белән эшләделәр. Хезмәттәшләр җитди профессиональ тәҗрибәгә ия. Конкрет нәтиҗәләргә юнәлтелгән тырыш хезмәт телибез», - диде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. 

Элек Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын биләгән Денис Лулаков министрлыкта финанс-хуҗалык эшчәнлегенә, яшьләр сәясәте объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программаларына, балалар лагерьларында балалар һәм яшьләрнең ялын координацияләүгә, яшьләр эшләре буенча район бүлекләре белән эшләүгә, дәүләт программаларын үстерүгә һәм гамәлгә ашыруга, яшь гаиләләр өчен торак программаларына кураторлык итәчәк.

Айгөл Сабирова элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе департаментының яшьләр сәясәте өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлекне тәэмин итүче эчке сәясәт мәсьәләләре буенча иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире урынбасары булып эшләгән. Шул ук вакытта яшьләр иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеген координацияләүне, федераль һәм республика иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыруны алып бара. НКО эшчәнлегенә ярдәм итү өчен грантлар бирү буенча конкурсларның, «Россия мөмкинлекләр иле» АНО платформасында граждан инициативаларының һәм Росмолодежның бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының республика эксперты булып тора.  Министрлыкта Айгөл Сабирова социаль блок буенча эшен дәвам итәчәк. Аның бурычларына яшьләр оешмалары белән эшләү, яшь буынның гражданлыгын һәм патриотизмын тәрбияләү, иреклелек мәсьәләләре керәчәк.

Софья Мостафина министрның беренче урынбасары вазифасына билгеләнде. Ул Министрлык командасына 2021 елның октябрендә килде һәм стратегик үсеш бүлеген оештыру, яшьләр проектларына һәм инициативаларына ярдәм итү, мәгълүмати-аналитик эш, мәдәниятара һәм халыкара коммуникацияләр, цифрлаштыру өчен җаваплы булды. Министрлыкта эшен ул яшьләр арасында профилактик эш юнәлешләре, инклюзия мәсьәләләре, шулай ук Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән координацияләү һәм хезмәттәшлек буенча дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Ринат Садыйков министр вазыйфасына 11 гыйнварда билгеләнде, элегрәк ул ведомствода министрның беренче урынбасары вазыйфасын биләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International