«Татар егете-2023» конкурсында Кукмара районы вәкиле Рәмис Габидуллин җиңде

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

«Татар егете-2023» республика конкурсына йомгак ясалды. Сайлап алу этабында бөтен Татарстаннан 100 гә якын егет катнашты. Кукмара районы вәкиле Рәмис Габидуллин җиңүче булды.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр:

1. «Тел остасы» – Алмаз Бәширов, Балтач районы;

2. «Шаян егет» – Булат Вәлиев, Әлки районы;

3. «Тапкыр егет» – Илназ Вахитов, Апас районы;

4. «Иҗади егет» – Назир Валиев, Апас районы;

5. «Моңлы сандугач» – Илвир Габдрахманов, Мөслим районы;

6. «Зирәк егет» – Илназ Галәлетдинов, Әлмәт;

7. «Милли җанлы егет» – Илназ Морзаханов, Мөслим районы;

8. «Зыялы егет» – Салават Кадыров, Кама-Тамагы районы;

9. «Иң көчле егет» – Ислам Мөхсинов, Мөслим районы»;

10. «Бию остасы» – Илсаф Хисамов, Әлки районы;

11. «Иң талантлы егет» – Таһир Шәйдуллин, Яр Чаллы.

«Тамашачылар симпатиясе призы» дигән өстәмә номинацияне Әлки районыннан Булат Вәлиев алды.

Финалда катнашучылар үз талантларын күрсәттеләр, Татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм йолаларын белү буенча интеллектуаль квизда катнаштылар, җитезлек һәм зирәклектә ярыштылар, армреслингта иң яхшысын ачыкладылар һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы темасына кыскача чыгыш ясадылар.

«Татар егете - 2023» бәйгесе Чаллы Башкарма комитеты һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International