Татарстан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң яхшы төбәге итеп билгеләнде

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия төбәкләре рейтингында беренче урынны алды. 2022 ел өчен йомгаклау рейтингын Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык әзерләде.

Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген мониторинглау өч блок нигезендә формалаштырылган:

1. Төп эффективлык күрсәткечләрен үтәү.

2. Росмолодежь эшчәнлегенең төп юнәлешләренә туры килә торган 65 күрсәткечтән торган яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру чек-листы – инфраструктура, кадрлар сәясәте, норматив-хокукый база, яшьләр сәясәте экосистемасын үстерү, яшьләр инициативаларына ярдәм итү, максатчан аудиторияләр белән профильле эш, халыкара хезмәттәшлек, терроризмны, социаль-тискәре һәм деструктив күренешләрне профилактикалау, мәгълүмати озата бару һәм башкалар.

3. Росмолодежь һәм партнер оешмаларының проектларында һәм программаларында катнашу чек-листы (13 күрсәткеч).

Бүгенге көндә республиканың дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 384 учреждение эшли, бу төрле яшь категорияләрендәге яшьләрне эшчәнлекнең уңай формаларына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Узган ел 37 объектта ремонт эшләре башкарылган, аларның гомуми суммасы 1,7 млрд сумнан артык. Агымдагы елда ук 25 муниципаль берәмлектә 41 объектны реновацияләүгә 3 млрд сумга якын акча юнәлтелгән.

2022 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан республика яшьләренең иҗади яктан үз-үзләрен үстерү  чараларына 474 322 кеше җәлеп ителгән. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 184 000 нән артык кешене колачлаган 40 тан артык зур патриотик чаралар үткәрелгән.

2022 елда Казан Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшьләр башкаласы дип игълан ителде. Ел дәвамында гариза бирү кампанияләрендә дөньяның 136 иленнән 11 000нән артык кеше катнашты.

Бүген Татарстан Республикасында 1 247 ирекле берләшмә эшли, аларның саны 138 165 кеше тәшкил итә.

2022 елда Татарстан Республикасына җәлеп ителгән грантларның гомуми суммасы 132 212 959 сум тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 72 мең яшь вәкил яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International