Кырымның көньяк яр буендагы «Форос» шәһәр тибындагы поселогындагы «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы волонтерларының икенче күчмә сменасы уза. Анда Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән 100 волонтерлык хәрәкәте активисты катнаша.
«Татарстан волонтерлары инде икенче тапкыр Кырым Республикасы территориясендә урнашкан «Ак Барс» сәламәтләндерү комплексына барысын бергә алга таба нәтиҗәле эшләргә әзерләнү һәм чаралар өчен энергия белән тулыландыру өчен баралар. Без ышанабыз, бу смена катнашучыларга үзләрен күрсәтергә, проектлары өчен кирәкле ресурслар алырга, ниятләнгән идеяләрне тормышка ашырырга һәм тагын да күбрәк яхшылык китерергә ярдәм итәчәк. Мондый сәяхәтләр балаларыбызга ярдәм итүнең, мотивацияне арттыруның һәм ирекле хезмәт өлкәсендә күнекмәләрне үстерүнең нәтиҗәле ысулы булып тора», - дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы иреклелеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.
Атналык белем бирү программасы кысаларында волонтерларның компетенцияләренә, ирекле җәмгыятьләргә һәм чараларга җәлеп итү ысулларына багышланган сессияләр планлаштырылган.
«Ак Барс»та күчмә сменаны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра.