«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында 1 меңгә якын волонтер ярдәм итәчәк

2023 елның 31 марты, җомга

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумын уздыруда ярдәм итү өчен 838 волонтерны әзерләячәкләр. Сайлап алу компаниясе инде башланды, 500дән артык гариза алынды, 250дән артык волонтер интервьюны уңышлы узды.

Гаризаны 20 апрельгә кадәр volunteers.dspkazan.com сайтында бирергә мөмкин.Волонтерларның сайлап алу этабы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында урнашкан волонтерларны рекрутинглау үзәгендә узачак.

Волонтерларны рәсми программа, атташе һәм сервис юнәлеше өчен әзерләячәкләр.

Волонтерлар волонтерлык позициясе турында тәкъдимнәр алгач, аларның һәрберсен белем бирү программасының берничә мәҗбүри этабын үтү көтә: гомуми юнәлешле тренинг, функциональ укыту һәм объект тренинглары. Рәсми программа волонтерлары, беркетмә белән тәэмин итү һәм атташе өчен ТР Рәисе протоколы хезмәтеннән өстәмә инструктаж булачак.

Форум волонтерларын әзерләү һәм укыту  мәҗбүри шарт булып тора. Стандартлар нигезендә форум волонтерлары түбәндәге сервислар белән тәэмин ителәчәк: экипировка, сменаларда кайнар туклану, «Казан Экспо» МВЦ объектына кадәр трансфер, бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү. Ә волонтерларның эшчәнлеген стимуллаштыру һәм тану өчен волонтерларны мотивацияләү, тану һәм бүләкләүнең комплекслы программасы гамәлгә ашырылачак.

«Катнашучыларның республикабыз, башкала турында һәм форумнан алган тәэсирләре, шул исәптән, волонтерларыбыз эшеннән дә барлыкка киләчәк. Алар кунакларны каршы алучылар, озатучылар, юнәлеш бирүчеләр. Шуңа күрә безнең бурыч-бу процессны иң югары дәрәҗәдә оештыру. Федераль оештыру комитеты төзелде, волонтерлык программасы буенча эшче төркемне яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкли, республика дәрәҗәсендә безнең министрлык һәм спорт һәм социаль проектлар дирекциясе кураторчылык итә», – дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International