Кичә Яшел Үзәндә «Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау зона этабы тәмамланды.
Яшел Үзән районыннан 900дән артык катнашучы җыелды. Проектка 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр 249 номер әзерләгән. Балалар үзләрен җиде номинациянең берсендә күрсәтә алдылар: вокал-соло, вокаль ансамбльләр, хореография, конферансье, җырга иң яхшы музыка, җырга иң яхшы тексты һәм иң яхшы видеоклип.
Традицион рәвештә зона этабы гала-концерт белән тәмамлана. Нәкъ менә монда финалистларның исемнәре билгеле булды.
«Фестивальнең уникаль энергетикасы һәм йөкләмәсе бар. Аны алга таба да сакларга кирәк. Йолдызлар киләчәктә республиканың иң зур байлыгына әверелә. Бүген үк фестивальнең күп кенә чыгыш ясаучылары халыкара дәрәҗәдәге проектларны, шулай ук иң яхшы телевизион эстрада программаларын бизәп торалар. Жюри әгъзалары арасында кайчандыр үзе дә фестивальдә катнашкан якташыбыз Владимир Шнитконы күрү бик рәхәт»,-дип билгеләп үтте ТР Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Ул фестивальне оештыручыларга һәм шәхсән генераль продюсер Дмитрий Тумановка мәдәният үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Финанс ярдәме сыйфатында ул фестивальгә 500 мең сумлык сертификат тапшырды.
Моннан тыш, район башлыгы яшь талантларны проектта катнашуга ел дәвамында әзерләүче педагогларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Якын арада без педагогларыбызга акчалата бүләк тапшырачакбыз», — дип вәгъдә итте Михаил Афанасьев.
Сайлап алу турларында җиңүчеләр Казанда 8-12 апрельдә узачак суперфиналларда очрашачак. Балаларга КФУның «УНИКС» (13 апрель) һәм «Пирамида» (24 апрель) КККда узачак гала-концертларга чыгу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. Нәкъ менә монда быелгы проектта җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез, сайлап алу турлары республиканың барлык районнарын үз эченә алган 10 зонада үтте. Традиция буенча, Казан быелгы проектның башлангыч ноктасы булды.
Зона этаплары Чаллы, Менделеевск, Лениногорск, Мамадыш, Олы Әтнә, Олы Кайбыч авылларында, Җәлил һәм Алексеевск шәһәр тибындагы поселокларында узды.
Татарстанның төрле почмакларыннан килгән балаларның чыгышларын мәдәният.РФ сайтында күрергә мөмкин. Моннан тыш, алар ТНВ телеканалында күрсәтеләчәк. Шуның аркасында фестивальнең концерт программаларының телевизион трансляцияләре дөньяның күп кенә илләрендә тапшырулар алып баручы ТНВ телеканалының күп миллионлы аудиториясенә ачык.
Зона этаплары алдыннан һәм фестиваль вакытында проектның танылган жюри әгъзалары катнашучылар һәм аларның педагоглары үз тәҗрибәләре белән уртаклашыр өчен һәм алга таба һөнәри үсешкә импульс бирер өчен бушлай мастер-классларда очрашалар.
Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивале Татарстан Республикасында 2000 елда оештырылган. Ул ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы һәм Татарстан Республикасы Рәисенең патронажы астында уза.
Фестиваль республиканың яшьләр сәясәтенең бренд проекты булып санала һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үтә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турларның берсендә дә катнашу өчен оештыру взносы алынмый.
Фестиваль тарихында анда рәсми рәвештә 1 миллион 300 меңнән артык яшьләр катнашкан.
Фестивальнең девизы: «Сәләт яктысы һәм җылысы һәр йортка».