14-16 апрель Татарстанда «Медиа ял көннәре» көндезге мәктәбе узачак. Бу проектның пилот версиясе, ул республиканың алты муниципаль берәмлеген: Казан, Яр Чаллы, шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга һәм Лаеш районнарын үз эченә алачак. Аннары проектны бөтен республикага масштаблаштырырга планлаштыралар.
«Медиа ял көннәре» мәктәбе спикерлары булып журналистлар, блогерлар, шулай ук Татарстанда медиа, PR һәм SMM индустриясе вәкилләре торачак. Чараны ТР Раис ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов ачачак.
«Медиа ял көннәре»ндә катнашучылар массакүләм мәгълүмат чараларының ничек эшләвен беләчәкләр һәм социаль челтәрләр өчен актуаль контент булдыру күнекмәләрен өйрәнәчәкләр.
Чара Казанда 14-16 апрельдә «Волга» яшьләр үзәгендә узачак. «Медиа ял көннәре»ндә катнашу бушлай (чит шәһәр кешеләре өчен Казанга һәм кирегә яшәү һәм юл каралган). Һәр район өчен урыннар саны чикләнгән. Катнашучылар булып 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр тора. Аларга сайлап алу турын үтәр өчен сылтама буенча форма тутырга кирәк.
Турыдан-туры катнашу этабын үткәч, барлык катнашучылар үз районнарында һәм шәһәрләрендә кураторлар җитәкчелегендә яшүсмерләр медиасын эшләтеп җибәрәчәк. Өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк хезмәттәшләр укучыларны координацияләячәк, аларны җитәкләячәк һәм редакция, контент-план эшләү һәм башка мәсьәләләр белән ярдәм итәчәк.
«Медиа ял көннәре» Татарстанда хәрәкәтнең «Медиа һәм коммуникация» юнәлеше эшен рәсми рәвештә башлап җибәрәчәк. Киләчәктә медиа мәктәбе республиканың барлык районнары өчен үз ишекләрен ачачак.
«Ял көннәре медиасе»н оештыручылар- «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан төбәк бүлеге.