#МЫВМЕСТЕ премиясенең Татарстан амбассадорлары билгеле булды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе амбассадорларын сайлап алу тәмамланды. Алар массакүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт оешмалары һәм эшмәкәрләр белән эшләячәк, чараларны модерацияләячәк, халык алдында чыгыш ясаячак һәм премия белән бәйле барлык вакыйгаларда катнашачак.

Татарстан Республикасыннан амбассадорлар сыйфатында катнашачаклар: 

- Наталья Куранова, Җиңү волонтерлары хәрәкәтендә «Бөек Җиңү» Федераль юнәлешенең региональ координаторы, Kazan Expo волонтерлар менеджеры;

- Карина Захарова, «Твой Ход» Росмолодежь проектының төбәк координаторы, ПРО100Россия проекты җитәкчесе;

- Светлана Михайлова, Казан дәүләт медицина университеты студенты;

- Гөлфия Мөтугуллина, «Мин – игелекле кеше» АКБО җитәкчесе, «Мәдәният волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы;

- Максим Антонов, «Чиста уеннар - Казан» проекты җитәкчесе.

 «Ел саен бирелә торган премия Татарстан Республикасы яшьләренә һәм оешмаларына үз проектлары һәм социаль әһәмиятле эшләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Бу проект турында белдерү генә түгел, аны алга таба тормышка ашыру өчен дә ярдәм алу мөмкинлеге», – дип билгеләп үтте ТР иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенә гариза бирү кампаниясе 15 майда тәмамланачак. Анда бизнес вәкилләре, коммерцияле булмаган оешмалар һәм бөтен илдән волонтерлар үзләренең иҗтимагый әһәмиятле проектлары белән катнаша ала. Конкурс лауреатлары 3 млн.сумга кадәр грант алу мөмкинлеген ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International