Татарстан психологларына цифрлы психологик хезмәт сайты макетын тәкъдим иттеләр

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте өлкәсе психологларының республика консультация-методик советы утырышы узды. Белгечләр өлкәдәге иң актуаль проблемалар турында фикер алыштылар, шулай ук бөтен республика буенча яшьләр өчен, шул исәптән ерак һәм кече торак пунктлар өчен онлайн форматта психологик ярдәм алу мөмкинлеге бирәчәк цифрлы психология хезмәте сайтының макеты тәкъдим ителде.

Көн тәртибе кысаларында Совет әгъзалары эш барышында белгечләр очраткан актуаль мәсьәләләргә һәм проблемаларга кагылды: һөнәри яну, кризис ситуацияләрендә ярдәм күрсәтү буенча компетенцияләрне арттыру һәм психологларның штат санын арттыру һәм башкалар.

Чара турыдан-туры катнашу форматында узды, анда республиканың 10 муниципаль берәмлегеннән балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, Яшьләр министрлыгының беренче урынбасары Софья Мостафина җитәкчелегендәге ашыгыч психологик ярдәм үзәкләре җитәкчеләре һәм психологлары катнашты.

Очрашуга йомгак ясау барышында советның 2023 елга эш планы расланды, анда совет әгъзалары арасында алга таба үсеш һәм үзара хезмәттәшлек перспективалары билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстан Республикасында 6 шәһәрдә 7 психологик-педагогик ярдәм үзәге эшли – Казанда «Ышаныч», Чаллыда «Диалог», Лениногорскида «Логос», Түбән Камада «Эйдос», Чистайда «Статус» һәм Әлмәттә «Нур» үзәкләре.  Моннан тыш, балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм 9 муниципаль берәмлектә яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клублары базасында педагог-психологлар тарафыннан күрсәтелә.

Психологик ярдәм системасын үстерү ТР Яшьләр министрлыгының өстенлекле максатлары исемлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International