2022 елда Татарстанда 27 меңнән артык кеше аеклык көненә яшьләр чаралары белән җәлеп ителде

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстанда Бөтенроссия аеклык көненә яшьләр сәясәте учреждениеләре тарафыннан төрле юнәлештәге 215 чара үткәрелде, аларда 27 меңнән артык кеше катнашты.

Алар арасында: профилактик әңгәмәләр, лекцияләр, очрашулар, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, интеллектуаль уеннар, видеофильмнар карау, акцияләр, иҗади конкурслар, спорт ярышлары, мастер-класслар һәм башка бик күпләр.

Шулай ук Яшьләр министрлыгы алкогольле эчемлекләр куллану өчен ПДНда исәпкә эләккән балигъ булмаганнар белән эшне дәвам итә. Мәсәлән, 2022 елда алкогольле һәм спиртлы продукция куллану белән бәйле рәвештә 85 балигъ булмаганнарга 775 социаль-медицина хезмәте күрсәтелгән.

«Мондый җимергеч күренешләрне профилактикалаудан тыш, без инде ялгышканнарны да онытмаска тиеш. Без спиртлы продукция куллану өчен исәпкә алынган балаларга кирәкле ярдәм күрсәтәбез. Шуны истә тоту мөһим: монда мәсьәләнең психологик ягын да исәпкә алырга һәм проблеманың тамырын эзләргә кирәк. Узган ел гына да без социаль куркыныч хәлдәге 85 бала белән зур эш башкардык», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

Моннан тыш, республикада көзге каникул чорында яшьләр сәясәте учреждениеләрендә яшүсмерләр белән эшне иң яхшы оештыруга конкурс узды.

Лениногорск муниципаль районының «ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә яшьләр үзәге» МБУ проекты җиңүчеләрнең берсе булды.

 «Балигъ булмаганнардан тыш, ата-аналарга да ярдәм итү мөһим. Аларга зарарлы гадәтләреннән котылырга ярдәм итәр өчен Татарстанда ведомствоара «Аеклык ноктасы» проекты эшли, анда бәйлелектән медицина ярдәме алырга мөмкин», - дип сөйләде Софья Мостафина.

2015 елдан ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Аеклык ноктасы» ведомствоара проекты республика бюджетыннан өстәмә финанслау хисабына алкоголь эчүдән интегүче ата-аналарны инновацион методика буенча алкогольгә бәйлелектән дәвалауны күздә тота. Проект Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр белән берлектә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

Гомумән, проект ярдәмендә 2015 елдан 2021 елга кадәр 453 кеше дәваланган.

322 кеше дәвалануның тулы курсын уңышлы узды һәм программаны тәмамлады, бу пациент гаиләләреннән 599 балага «ятим» статусын алмаска һәм үз гаиләләрендә калырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International