«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» ТРО төбәк штабы җитәкчесе итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды. Мондый карар «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясендә кабул ителде.
Конференция кысаларында оешма эшенә йомгак ясалды, төбәк штабының һәм төбәк контроль-ревизия комиссиясенең яңа составлары сайланды, перспективага бурычлар билгеләнде. Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Генга Воронова һәм Геннадий Глушков, Департамент җитәкчесе урынбасары – ТР Раиса департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илнур Шакиров, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.
Яңа территорияләр өчен гуманитар йөк җыю һәм җибәрү, аерым алганда, Татарстан шефлыгын алган Лисичанск өчен, хәзерге авыр вакытта аеруча мөһим миссия булып тора. Адресатлар бу йөкне аеруча өмет белән көтәләр, һәм ТРда «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары эшләгән #МыВместе штабының керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. ТР Дәүләт Советы Рәисе шундый фикер белән уртаклашты.
«Татарстанның күпмилләтле халкының, шул исәптән яшьләрнең, кызганучан һәм ярдәм итәргә әзер булуына гаҗәпләнүдән туктамам. Яңа территорияләрдә Татарстаннан гуманитар ярдәмне аеруча өмет белән көтәләр, чөнки безнең республикадан һәрвакыт нәкъ кирәкле әйберләр килә: кием, дарулар, азык – төлек һәм башка күп нәрсәләр», - дип белдерде Мөхәммәтшин.
Ул «Яшь гвардия» эшчәнлеге елларында Татарстанда экологияне яхшыртуга, патриотик эшкә һәм башка күп юнәлешләргә юнәлдерелгән бик күп инициативалар гамәлгә ашырылуын өстәде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, нәкъ менә МГЕР кебек оешмалар яшьләрне дус булмаган Көнбатыш йогынтысыннан саклар өчен аңлату эшләре алып барырга мөмкинлек бирә.
Конференциядә катнашучыларга ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та мөрәҗәгать итте. Ул республика яшьләренең мөмкинлекләре турында искә төшерде.
«Теләсә нинди оешма үсәргә һәм камилләшергә тиеш. «Яшь гвардия» Татарстанда да алга барырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, республикада икенче ел рәттән яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен социаль әһәмиятле проектларга конкурс уздырылуын искәртәсем килә. Аның гомуми приз фонды 50 млн сум тәшкил итә», – дип искәртте министр.
Ул ассызыклаганча, ТРда «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары арасында яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче учреждениеләр җитәкчеләре, шул исәптән яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, яшьләр эшләре буенча бүлекләр һ.б. җитәкчеләр күп.
Оешманың соңгы еллардагы эш нәтиҗәләре турында ТРда «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев хисап тотты. Ул «Хәтер шәме», «Безнең заман геройлары» һәм башка күп кенә проектларны тормышка ашыру турында сөйләде. Ул яшь гвардиячеләрнең мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итүгә һәм #МыВместе штабында ДНР һәм ЛНР өчен гуманитар ярдәм җыюга керткән өлешенә аерым игътибар бирә.
«21 февральдән без «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән берлектә #МыВместе гуманитар штабын ачтык, анда активистлар беренчел кирәк-ярак әйберләрен, озак сроклы азык-төлекне җыйдылар. ЛНР һәм ДНР территориясенә барлыгы 148 тонна гуманитар йөк җибәрелә, аларның гомуми суммасы 14 млн сумга якын. Бу эштә 500ләп волонтер катнашты, алар үз вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча, эшен дәвам итәләр», – дип белдерде Бариев.