15 апрельдән 20 майга кадәр «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Re'ACTOR» арт-резиденциясе ярдәме белән оештырылган «Антирутина» күргәзмәсе узачак. Ул психик сәламәтлеккә һәм үз-үзеңә ярдәм итү коралларын эзләүгә багышлана.
«Антирутина» күргәзмәсе бик мөһим һәм актуаль темага – психик сәламәтлеккә кагыла. Тамашачылар текстлар һәм картиналар аша герой тарихына чума алачак. Минемчә, һәркем экспозициядә үзенекен табачак. Аны Re'ACTOR резидентлары Анастасия Ивашкевич һәм Артем Шакуров төзегән. Исегезгә төшерәбез, арт-резиденция инде ике ел дәвамында яшьләргә Татарстанда иҗади башлангычларында ярдәм итә. Без яшь рәссамнарның мондый ярдәме сәнгатьтә яңа исемнәр табарга һәм республикабызны яшьләр өчен тагын да кызыклырак итәргә мөмкинлек бирәчәк дип саныйбыз», - дип билгеләп үтте «Re'ACTOR » арт-резиденциясе җитәкчесе Кәдрия Бугрова.
«Антирутина» күргәзмәсе ике сәнгать төренең симбиозы булып торачак. Авторлар үз тормышларының кризис мизгелендә бөтен шартларны кичергән кешенең тарихын тәкъдим итәчәкләр: өметсезлектән алып чынбарлыкны кабул итүгә кадәр. Текстлар ярдәмендә тамашачылар геройның көнкүрешенә чума алачак, ә картиналар аның психологик халәтенең матди гәүдәләнеше булачак.
Күргәзмә 15 апрельдә 19:00 сәгатьтә ачылачак. Бер ай дәвамында барлык теләүчеләр өчен ачык чаралар узачак:
30 апрель:
16: 00 Савелий Плотников, практик психолог «Иҗади кешеләрнең прокрастичнациясе»
17: 00 Виктория Бугрова, практик психолог һәм КФУ укытучысы. «Һәрнәрсә җимерелгәндә дөньяга ничек ышанырга?»
18: 00 Татьяна Яковлева, шәһәр өчен вакыйгалар продюсеры, work life balance өлкәсендәге эшлекле вакыйгалар спикеры. «Без даими югалткан гади тормыш ачкычлары: бәхетле кеше лайфхаклары»
19: 00 Катерина Конюхова, рәссам, «Art| News| Kazan» Телеграм-каналына нигез салучы. «Заманча рәссамнарның проблемалары»
5 май:
19: 00 Дарья Поздеева, мобиль фотограф. «Диагноз куелган тормыш: биполяр тайпылыш һәм ОКР»
13 май:
19: 00 Теймур Ибраһимов, сценарист, режиссер һәм видео җитештерү студиясенә нигез салучы «Faktura Video - дәвалаучы кино»
20 май:
Авторлардан экскурсияләр, күргәзмәне ябу