«Медиа» һәм «Бию» юнәлешләре быел Татарстан Студентлар язында иң популярлары булды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстанда «Татарстан Республикасы Студентлар язы» республика фестивале уза. 2023 елда фестиваль Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү кысаларында уза. Быел Студентлар язы девизы - «Мәңгегә ТР студентлар язы». Быел иң популяр юнәлешләр «Медиа» һәм «Бию» булды, дип сөйләде фестивальнең башкарма директоры Адилә Нигъмәтуллина.

Быел фестивальнең конкурс программасы 10 юнәлештән тора: югары уку йортының гомуми программасы, вокаль, инструменталь, бию, театр, оригиналь жанр, мода, медиа, видео һәм арт.

18 апрельгә кадәр Казанда көндезге этаплар уза, анда Татарстанның 22 югары уку йортыннан студентлар Казанның дүрт мәйданчыгында төрле конкурс юнәлешләре буенча үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итәләр.

Фестивальнең эксперт жюрисы булып ТР һәм РФнең атказанган артистлары, танылган композиторлар, шагыйрьләр, сценаристлар, теле - һәм радио алып баручылар, хореографлар һәм узган елларда Татарстан һәм Россия дәрәҗәсендәге «Студентлар язы» фестивале җиңүчеләре чыгыш ясый.

Фестивальнең Гала-концерты 12 майда узачак, анда сайлап алу этапларыннан Татарстан Республикасының иң яхшы номерлары тәкъдим ителәчәк, номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан итәчәкләр һәм бүләкләячәкләр, шулай ук Татарстан студентлары Россия Студентлар язына Пермьгә барачак төбәк программасын тәкъдим итәчәкләр.

Фестиваль 2011 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальне оештыручылар -Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы ярдәме белән «Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International