Татарстанда «Игелекле эшләр төбәге» конкурсының гаризалар бирү кампаниясе башланды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

«Игелекле эшләр төбәге - 2023 » Бөтенроссия конкурсының региональ этабының гаризалар бирү  кампаниясе старт алды. Конкурс Мәгариф милли проектының социаль активлык федераль проекты кысаларында уза. Гаризалар 2023 елның 23 апреленә кадәр кабул ителә.

 «Бүгенге көндә Татарстанда 138165 волонтер һәм 1247 волонтер оешмасы бар. Республиканың һәр районында волонтерлар штабы булдырылган. Мондый конкурслар ярдәмендә гражданнарның ирекле эшчәнлеккә җәлеп ителүен арттырачак тагын да күбрәк проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге барлыкка килә. Төп ярдәм юнәлешләре булып мәктәп һәм студентлар волонтерлыгы, эшкә яраклы халыкның волонтерлыгы, «Көмеш» волонтерлык тора. Конкурста теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар һәм муниципаль, дәүләт учреждениеләре катнаша ала. Йомгак ясау 2-5 май көннәрендә узачак», - дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Гариза бирү өчен документлар пакетын «2023 елгы РДД конкурсына» билгесе белән dobrotatarstan@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Барлык кирәкле мәгълүмат белән конкурс Нигезләмәсендә танышырга мөмкин.

«Игелекле эшләр төбәге» - коммерцияле булмаган оешмаларга һәм учреждениеләргә үз проектларын тормышка ашыру өчен финанс ярдәме алу өчен яхшы мөмкинлек. Татарстанда иреклелек өлкәсе бик тиз үсә һәм мондый конкурслар безнең эшчәнлектә тагын да зуррак югарылыкка ирешергә этәргеч бирә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы «Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия конкурсында дүрт ел рәттән – 2019-2022 елларда җиңүче булды.

2023 елда «Игелекле эшләр төбәге» волонтерлыкка ярдәм итүнең иң яхшы төбәк практикалары Бөтенроссия конкурсы – төбәкләрдә ирекле (волонтерлык) эшчәнлеген үстерү проектларын һәм практикаларын гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе субъектларына федераль бюджет акчаларыннан субсидияләр бүлеп бирү һәм иреклелеккә (волонтерлык) ярдәм итүнең иң яхшы практикаларын билгеләү буенча федераль чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International