Татарстанда балалар өчен ышаныч телефонына иң күбе яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

2023 елның беренче кварталында Татарстанда балалар ышаныч телефонына 5 меңгә якын шалтырату килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 меңгә диярлек күбрәк. Иң еш очрый торган тема яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр темасы булды (1071 шалтырату).

Шулай ук балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, уку проблемалары һәм бала хокукларын яклау турында күп шалтыратулар килгән. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 8-800-2000-122 номерлы бердәм Бөтенроссия линиясенә балалар ышаныч телефонының биш хезмәте тоташтырылган: Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Алабугада.

Моннан тыш, Татарстанда 2022 елда 8-800-555-22-20 номерлы бердәм яшьләр ышаныч телефоны эшли башлады. Барлыгы 2 меңнән артык шалтырату килгән. Алар арасында гаилә конфликтлары, бала тәрбияләү проблемалары, якын кешене югалту, алкогольгә бәйлелек, социаль дезориентация һәм башкалар турында сораулар бар.

«Хәл ителә алмаган проблемалар юк, кайвакыт хәтта иң катлаулы әйберләргә дә башка яктан карарга кирәк. Яшүсмернең үз кичерешләре белән ялгыз калмавы мөһим. Туганнарыңа һәрвакытта барысын да сөйли алмыйсың. Һәр яшь кеше профессионаллардан бушлай ярдәм ала ала. Яшьләр онлайн режимда да, ышаныч телефоннарына да мөрәҗәгать итә ала. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 6 шәһәрдә-Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Чистайда 7 Психологик – педагогик ярдәм үзәге эшли. Психологик ярдәм системасын үстерү ТР Яшьләр министрлыгының өстенлекле максатлары исемлегенә керә», - дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Исегезгә төшерәбез, шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә. Психологлар анонимлыкны һәм хосусыйлыкны гарантияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International