Алексей Песошин: «Созвездие-Йолдызлык» фестивале талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерергә ярдәм итә»

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика яшьләр фестивале гөрләп узды. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт яңгырады.

«Созвездие-Йолдызлык» космик корабында проектның меңнән артык җиңүчесе табылды. Дүрт сәгатьлек концерт сәяхәте 52 уникаль эстрада тарихын үз эченә ала. Төсле җыр һәм төсле бию номерлары бер-берсен калейдоскоптагы сурәтләр кебек алыштырдылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, күзләрне камаштыручы йолдызлар арасында иң яктыларын билгеләү катлаулы булды. Ләкин компетентлы жюри әгъзалары моны эшли алдылар. Быел фестивальнең Гран-приен Татарстан Республикасының Биектау районы җырчысы Әдилә Зиннәтуллина һәм Татарстан Республикасының Менделеевск районы «Шатлык» хореография ансамбле яулады.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстанда да, аннан читтә дә киң танылу ала. Проектта катнашучылар саны күптән инде 1 млн.дан артып киткән. Фестивальнең талантлы балаларын һәм яшьләрен уңышлы үстерүгә ярдәм итүе шатлыклы. Шул рәвешле ул алга таба да чәчәк атсын», — дип билгеләп үтте Алексей Песошин үз чыгышында.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе барлык балаларны югары казанышлары белән котлады. Ул шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» командасына, педагогларга һәм ата-аналарга республикада эстрада сәнгате үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Махсус бүләкләрне тагын берничә катнашучы алды. Мәсәлән, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында ТР Рәисе каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән «Татарстанның мәдәни мирасын саклаган өчен» махсус призы булдырылды. Аның беренче ияләре-Иске Чүпрәле авылыннан Василиса Павлова һәм Азнакай шәһәреннән «Бәхет» вокаль ансамбле.

Моннан тыш, икенче ел рәттән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән дә махсус приз тапшырыла. Бу юлы аңа Түбән Камадан Илсаф Миңнегулов һәм Олы Әтнә авылыннан «Әл чэчэк» үрнәк хореография коллективы лаек булды.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков үз чыгышында фестивальнең республиканың барлык районнарына да кагылуын искәртте.

«Шуны әйтергә кирәк, бу көннәрдә районнар фестиваль белән генә яши. Ул халык өчен зур вакыйгага әверелә. «Созвездие-Йолдызлык» - Татарстанның күпмилләтле һәм тырыш халкының зур бер бәйрәме. Мине искиткеч чиста һәм якты энергияле талантлы кыз-егетләр янында әйтеп бетергесез горурлык хисе биләп ала. Мондый балалар белән Татарстанның һәм бөтен илнең киләчәге бар», - дип ышанып әйтте Ринат Садыйков

Фестивальнең Гала-концертын тагын бер мөһим вакыйга бизәде. Нәкъ менә монда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.

Шуны әйтү мөһим: «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте конкурс көннәре генә түгел. Бу өстәмә белем бирүне үстерүнең, күпмилләтле республиканың мәдәни кодын саклауның планлы системасы.

Жюри әгъзалары күренекле мәдәният эшлеклеләре йөзендә ел саен конкурс тыңлауларына кадәр һәм вакытында барлык теләүчеләр өчен бушлай мастер-класслар сериясен үткәрәләр.

Жюри рәисе — Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина быел педагоглар республика халыкларының милли мирасыннан күбрәк илһам алганнарын сөйләде.

Бу юлы, чуваш, мордва, мари хореографиясе белән беррәттән, без беренче тапкыр калмык биюенең матурлыгын күрдек. Һәр милләтнең үз үзенчәлекләре бар, аларны сакларга һәм киң аудиториягә күрсәтергә кирәк», — дип ышана ул.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте конкурс көннәре белән генә чикләнми. Балалар һәм яшьләр белән эш ел дәвамында дәвам итә.

Мәсәлән, җәй көне проект лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен диңгездә җәйге иҗади смена оештырылачак. Соңрак талантлы балалар һәм яшьләр республиканың мөһим вакыйгалары хөрмәтенә концерт программаларында катнашачак. Алар Татарстанның иң яхшы эстрада мәйданчыкларында чыгыш ясаячак.

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгатенең яшьләр телевизион фестивале беренче тапкыр Татарстан Республикасында 2000 елда оештырылган. Ул ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисенең патронажы астында уза.

Фестиваль республиканың яшьләр сәясәтенең бренд проекты булып санала һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үтә.

Фестивальнең девизы: «Һәр йортка сәләт яктысы һәм җылысы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International