Татарстанда, Россиянең күп кенә төбәкләрендәге кебек үк, бүген Бөек Ватан сугышы һәм илебез катнашкан башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Кызыл канәфер чәчәге» акциясе старт алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Казанда Җиңү паркында тантаналы митингта хәбәр итте.
«Бүген «Кызыл канәфер чәчәге» Бөтенроссия акциясе старт ала. Бу өлкән буын белән дә, яшьләр белән дә яхшы традиция һәм яхшы эш юнәлеше, ул безнең ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыюга юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте Садыйков.
Шәһәр урамнарына акча җыю өчен махсус бокслар белән фирма символикасы кигән волонтерлар чыгачак. Иганә акчалата да, махсус QR-код аша да ясала ала. Рәхмәт йөзеннән волонтерлар кешеләргә берләшү һәм ветераннарга ярдәм итү символы булган «Кызыл канәфер чәчәге» билгесен бүләк итәчәкләр.
«Бу акция безнең республикада инде биш ел үткәрелә. Бу вакыт эчендә 189 сугыш хәрәкәтләре ветераны 15 млн сумга якын җитди ярдәм алды. Волонтерлар паркларга, скверларга барачак, төрле чараларда катнашачак һәм иганә өчен «Кызыл канәфер чәчәге» значогын сатып алырга тәкъдим итәчәк», — дип аңлатты ТРның «Күңел белән яшь» үзәге җитәкчесе Зөлфия Сафина.
Акциянең старты турында «Хәтер вахтасы»на багышланган тантаналы митингта игълан ителә.