27 апрель 12.00 сәгатьтә бөтен Россия буенча Халыкара тарихи «Җиңү диктанты» узачак. Аның төп максаты-мәктәп укучыларын, яшьләрне, шулай ук Россия һәм чит ил гражданнарын Бөек Ватан сугышы чорын тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи хәтерне саклау, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү.
«Оештыручыларга 70ләп волонтер ярдәм итәчәк. Хәзер «Җиңү волонтерлары» исемлекләр төзүне дәвам итә. Акция волонтеры булу өчен, теләгән һәркем сылтама буенча теркәлергә тиеш. Волонтерлар катнашучыларны каршы алалар, аларны урыннарына кадәр озаталар, нәрсә булачагын аңлаталар, биремнәр укыйлар, аудиторияләрдә тәртипне күзәтәләр», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция беренче тапкыр 2019 елда узган иде. Ул вакытта анда 100 меңгә якын кеше катнашкан. Елдан-ел Халыкара тарихи диктантка кушылырга теләүчеләр саны арта. 2022 елда бу сан 1,6 миллионга җиткән.
Диктант өчен мәйданчыклар онлайн форматта да, турыдан-туры катнашып та, Россиядә һәм чит илләрдә махсус мәйданчыкларда оештырылачак. Мәйданчыкны теркәү һәм сайлауны диктант-Җиңү.рф сайтында башкарырга мөмкин.Республикада «Җиңү диктанты» акциясе 216 мәйданчыкта узачак.
«Җиңү диктанты» акциясендә 45 минут эчендә 25 биремне үтәп кенә катнашырга мөмкин булачак.
Диктантта катнашучыларның барысы да катнашу сертификатлары алачак. Ә иң яхшы катнашучылар (25 балл җыйган) «Җиңү диктанты» финалистлары дипломнары белән бүләкләнәчәк.