Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә халыкка ярдәм итү өчен волонтерлык штаблары җәлеп ителгән

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

«Традиция буларак, май бәйрәмнәре алдыннан кңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүе уза. Безнең волонтерлык штабларының максаты-кешеләргә парк, сквер яки башка җәмәгать урыннарын сайлый алуларын әйтү. Нәкъ менә кешеләр бу урыннарны билгеләячәк», - диде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Волонтерлар республиканың һәр районында төзекләндерүгә дәгъва кылучы территорияләр янында эшлиләр. Исемлектә барлыгы 250 парк һәм берничә ишегалды бар. Волонтерлар кешеләргә QR-кодлы листовкалар тапшыралар һәм тавыш бирү процедурасын тулысынча аңлаталар.

 «Без листовкалар таратып кына калмыйбыз, ә гражданнарга 15 апрельдән 31 майга кадәр төзекләндерү өчен тавыш бирү узуы турында да хәбәр итәбез. Шулай ук без тавыш бирүдә булган җәмәгать киңлекләре турында да сөйли алабыз. Ләкин гадәттә гражданнар бу хакта сорамый, бары сылтама буенча гына күчәләр һәм үзләре өйрәнәләр», - дип уртаклашты Казанда иреклелекне үстерү өчен җаваплы Нелли Макарова.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстанның төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләре өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә.

Тавыш бирүгә төзекләндерү объектлары җәмәгать киңлекләре, скверлар, яр буйлары, урамнар һәм парклар, ишегалды территорияләре, шулай ук төбәктә сайлап алынган киңлекләр өчен конкрет дизайн – проектлар чыгарылган.

Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International