Татарстан «Георгий тасмасы» халыкара акциясенә кушылды – ул бүген Казанда Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда старт алды. Республикада яшәүчеләргә барлыгы 200 мең Георгий тасмасы тапшыру планлаштырыла.
«Ел саен Татарстан яшьләре «Георгий тасмасы» акциясендә актив катнаша. Бу-Бөек Җиңү мирасы символы», - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова.
Активистлар шулай ук шәһәр халкына Бөек Җиңүнең төп символларының берсен ничек дөрес кияргә кирәклеге турында сөйлиләр.
«Безнең өчен бу Бөек Ватан сугышы вакытында фашизмга каршы көрәштә катнашкан әтиләребезгә һәм бабаларыбызга хөрмәт һәм истәлек»,-дип билгеләп үтте «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов. Ул хәрби махсус операция уздыру фонында акциянең аерым әһәмияткә ия булуын өстәде.
Казанда Камал исемендәге театр каршындагы мәйданнан тыш, георгий тасмаларын зур сәүдә үзәкләрендә, Җиңү паркында һәм Бауман урамында теләгән һәркемгә таратачаклар.
Акция 10 майга кадәр дәвам итә.