KazanForum волонтерлык программасының гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча 800 волонтер сайлап алынган. Сайлап алу онлайн һәм офлайн форматта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында волонтерлар рекрутингы үзәгендә узды. Барлыгы 1,3 меңнән артык гариза кабул ителгән.
ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр иткәнчә, сайлап алынган волонтерлар арасында Россиянең 11 әйдәп баручы югары уку йортының 100 гә якын студенты бар: МДУ, МГИМО (У) РФ Тышкы эшләр министрлыгы, МДЛУ, СПбГУ, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясе һ. б. Бар.
«Волонтерларны укытуның беренче этабы 20 апрельдә башланды. Әзерлек программасы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты ярдәмендә волонтерларны ИХО илләре вәкилләре белән аралашканда мәдәниятара хезмәттәшлекнең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тирәнрәк чумдыру өчен эшләнгән», – дип билгеләп үтте министр.
Ринат Садыйков сүзләренчә, инде 600гә якын волонтер үз функциональ юнәлешләре буенча беркетелгән.
Белешмә:
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV Халыкара икътисади форумы 2023 елның 18-20 маенда узачак. Чараның үзәк мәйданчыгы - «Казан Экспо».
Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оператор булып Росконгресс фонды, операторның Башкарма дирекциясе булып «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АНО тора.