Татарстан Яшьләр министрлыгы командасы «Кызыл канәфер чәчәге» һәм «Георгий тасмасы» акцияләренә кушылды.
«Бабаларыбызның бөек батырлыгын истә тоту – илебездә яшәүче һәр кешенең изге бурычы. «Патриот» республика үзәге, «Форпост», «Курс», «Ватан», «Җиңү волонтерлары», безнең эзләнү отрядлары һәм башка яшьләр оешмалары ел дәвамында яшьләрнең тарихи хәтерен һәм патриотик тәрбиясен саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрә. Грант конкурсы кысаларында һәрвакыт ватанпәрвәрлек буенча аерым номинация бар, анда теләгән һәркем катнаша һәм үз проектларын тормышка ашыру өчен акча ала ала. Бүген без ТР Яшьләр министрлыгы командасы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән бергә «Кызыл канәфер чәчәге», «Георгий тасмасы» һәм «Җиңү диктанты»акцияләренә кушылдык. Киләсе атнада Бөек Ватан сугышында катнашучыларның җирләүнү урыннарын җыештыру акциясендә дә катнашырга планлаштырабыз», - дип уртаклашты ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Исегезгә төшерәбез, «Кызыл канәфер чәчәге» акциясе Бөек Ватан сугышы һәм илебез катнашкан башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу акция безнең республикада инде биш ел үткәрелә. Бу вакыт эчендә 189 сугыш хәрәкәтләре ветераны 15 млн сумга якын адреслы җитди ярдәм алды.
Татарстанда 9 Май алдыннан «Георгий тасмасы» акциясе буенча 200 меңләп тасма таратылачак.
Волонтерларны зур сәүдә үзәкләрендә, паркларда һәм шәһәр скверларында очратырга мөмкин.