«Парламент-2030» закон чыгару инициативаларының Х Бөтенроссия яшьләр конкурсы старт алды.
Быел конкурсның төп темалары «Россиянең спорт суверенитетын яклау өлкәсендә закон чыгару инициативалары», «Яшьләрне патриотик тәрбияләү өлкәсендә закон чыгару инициативалары» һәм «Мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә закон чыгару инициативалары» булачак. Традиция буенча катнашучылар башка юнәлешләр буенча да эш тәкъдим итә алачак. Конкурста катнашу бушлай.
Конкурс турында Нигезләмә һәм кушымта үрнәге нигезендә рәсмиләштерелгән конкурс эшләре alumni.magurt@gmail.com электрон адресына 2023 елның 1 маена кадәр кабул ителә.
Быел конкурста катнашучыларның эшләрен кабул итү һәм конкурсның эксперт советы утырышы онлайн режимда узачак. Шул ук вакытта конкурс җиңүчеләрен бүләкләү традицион рәвештә турыдан-туры катнашу форматында планлаштырыла.
Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы; Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы; «Интеграция» талантлы яшьләргә ярдәм итү милли системасы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм башка оешмалар тарафыннан оештырылды.