Татарстанның «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев белән бергә Лисичанскига гуманитар миссия белән килделәр. Анда беренче тапкыр республика яшьләре Җиңү көне алдыннан «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясен башлап җибәрделәр, шулай ук балаларга татлы бүләкләр һәм канцелярия кирәк-яраклары бүләк иттеләр.
«Безнең һәрберебез электр, су һәм Лисичанскта булган башка уңайлыклар белән бәйле проблемаларны тирәнтен аңлый. Шәһәр халкы, бигрәк тә балалар, бу авыр вакытта безнең ярдәмгә мохтаҗ. Нәкъ менә шуңа күрә аларны сөендерү өчен без балаларга шикәр мамыгы, канцелярия кирәк - яраклары, татлы бүләкләр һәм Георгий тасмалары бүләк итеп акция оештырдык», - дип билгеләп үтте «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһәбетдинов.
Акция кысаларында 1,5 меңнән артык Георгий тасмасы таратыла, ә калган 20 меңе шәһәргә тапшырылачак.
Шулай ук яшь гвардиячеләр сәфәр вакытында Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм тапшыруда катнашалар.