50гә якын проект яшьләр министрлыгыннан Физик затлар өчен грантлар конкурсы буенча ярдәм алачак

2023 елның 28 апреле, җомга

Физик затлар өчен ТР Яшьләр министрлыгы грантлары конкурсына йомгак ясалды. Гаризалар 2023 елның 1 февраленнән 15 мартына кадәр кабул ителде. Татарстанның 41 районыннан барлыгы 700 гариза бирелгән.

«Физик затлар өчен грантлар конкурсы- безнең яшьләр өчен турыдан-туры ярдәм чарасы. Бу проект ярдәмендә теләсә кайсы яшь кеше үз проектын тормышка ашыру өчен акча ала ала. Быел без 7 млн сумлык 45 проектка ярдәм итәчәкбез», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Мәсәлән, «Мәдәниятара коммуникацияләр һәм милләтара хезмәттәшлек» номинациясендә җиңүчеләр арасында төрки телле халыкларның «Йорт» комиксларының Бөтенроссия арт-лабораториясе бар. Проект төрки телле халыкларның комикслар җыентыгының 1 мең данәсен чыгаруны күздә тота, анда 10 тел тәкъдим ителәчәк.

«Яшь журналист лабораториясе» проекты да ярдәм алачак, аның буенча 30га якын укучы татар телендә журналистлык эшчәнлегенә өйрәтү узачак.

«Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинациясендә Алинә Яруллина 200 мең сум акча отты. 

«Станция Мир» инди-музыкантлар фестивале проекты командасы Башир Рәмиев исемендәге технопаркта һәм «RecSpace» тавыш яздыру студиясе базасында узачак Казанның инди-музыкантлар фестивален уздыру өчен 240 мең сум акча отты. Чара төрле жанрларда эшләүче яңа автор-башкаручыларга һәм саунд продюсерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International