Җиңү көне алдыннан Татарстанда ТР Яшьләр министрлыгы линиясе буенча төрле чаралар оештырылачак. Алар арасында квестлар, акцияләр, флешмоблар, концертлар һәм ветераннар белән очрашулар бар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ведомство башлыгы урынбасары Айгөл Сабирова сөйләде.
Әйтик, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуы кысаларында Яшьләр оешмалары катнашында тантаналы чара планлаштырылган. Чараны оештыруда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары катнашачак.
«Георгий тасмасы» акциясе инде башланды, анда яшьләр оешмалары активистлары татарстанлыларга 250 меңнән артык тасма таратачак.
Традиция буенча, 9 Майга әзерлек кысаларында Яшьләр оешмалары активистлары тарафыннан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның каберләрен җыештыру үткәрелә.
Җиңү һәм МГЕР волонтерлары 3 һәм 4 майда күп фатирлы йортлар ишегалларында иҗади концертлар оештыралар. Халык сугыш елларындагы җырларны гитара астында башкара, сугыш турында яраткан шигырьләрен укый ала.
ТР Яшьләр министрлыгы Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы белән берлектә Казан шәһәренең Җиңү паркындагы мемориаль комплекста чәчәкләр салачак.
Моннан тыш, «Җиңү хатлары» акциясе башланды, анда Җиңү волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм алгы сызыктагы сугышчыларга иң җылы һәм эчкерсез теләкләр белән хатлар язарга ярдәм итәчәк.
Казан Кремле территориясендә 5 майда «Җиңү вальсы» акциясе узачак, анда сугыш еллары стилендә киенгән бию парлары оркестр аккомпанементы астында бииячәк.
Бәйрәм көнендә Казан Кремле территориясендә патриотик квест узачак. Шулай ук Меңьеллык мәйданында хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак, анда пилотсыз аппаратлар күргәзмәсе, «Беренче ашыгыч ярдәме күрсәтү» мастер-классы, яшерен челтәрләре үтү буенча мастер-класс оештырылачак.