Буыннан-буынга: Татарстан яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына ихтирам белдерделәр

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген традицион рәвештә балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, волонтерлар, Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры каршындагы мәйданчыкта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән тантаналы очрашу оештырдылар.

Бүген мәйданчыкта сугыш еллары җырлары яңгырады һәм катнашучылар өчен интерактив программа эшләде.

«Җиңү көне безгә аталарыбызның һәм бабаларыбызның каһарманлыгы, аларның хезмәт һәм сугыш батырлыклары турында һәрвакыт искә төшереп торачак. 9 Май алдыннан төрле патриотик чаралар уза, анда безнең яшьләр актив катнаша», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International