Казанда Идел буе федераль округының иң яхшы яшь биючеләрен ачыкладылар

2023 елның 5 мае, җомга

«УРАМ» экстрим-паркында Студентлар отрядлары вәкилләре арасында бию буенча Округ конкурсы узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Самара, Ульяновск, Пенза өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан, Мордовия Республикасыннан һәм Пермь краеннан 400дән артык катнашучы катнашты. Конкурста өч номинациядә 43 бию номеры тәкъдим ителде.

«Биш ел дәвамында бу сәхнәдә Татарстан Республикасы студентлар отрядларының иң талантлы вәкилләренең исемнәрен атадылар. Быел без биредә Идел буе федераль округы кыз-егетләрен сәламләргә шатбыз. Катнашучылар саны буенча конкурс безнең шәһәрнең иң масштаблы яшьләр вакыйгаларының берсенә әверелә. Быел безгә башка төбәкләр дә кушылды, мин Татарстан башкаласында бию чарасының мондый төре традицион булыр һәм һәр катнашучы күрсәткән дәрәҗә елдан-ел күтәрелер дип өметләнәм. Казан кыз-егетләре иҗатын илнең башка төбәкләрендә дә күрсәтәчәк. Алар өйрәнергә дә, эшләргә дә, хореография белән шөгыльләнергә дә өлгерәләр. Бию мәйданчыгында һәр катнашучы югары профессионализм планкасын билгеләячәк һәм тамаша залын  үз энергиясе белән тутырачак» – дип белдерде катнашучыларга Идел буе федераль округы студентлар отрядлары штабы командиры Алексей Нагин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкилләре пьедесталның яртысын алды:

 Гран-при - «Red bull», Мордовия Республикасы студентлар педагогик отряды;

Зур төркем:

1 урын - «Бердәмлек» студентлар педагогик отряды, Мордовия Республикасы;

2 урын - «Ignis» студентлар педагогик отряды, Татарстан Республикасы;

3 урын - «Регион 59» студентлар төзелеш отряды, Пермь крае;

Урта төркем:

1 урын - «Тайгер» студентлар педагогик отряды, Татарстан Республикасы;

2 урын - «Август» студентлар отряды, Татарстан Республикасы;

3 урын - «Монолит» студентлар төзелеш отряды, Татарстан Республикасы;

Кече төркем:

1 урын - «Кобра» студентлар төзелеш отряды, Самара өлкәсе;

2 урын - «Зилант» студентлар отряды, Татарстан Республикасы;

3 урын - «Contact» студентлар сервис отряды, Татарстан Республикасы;

Дэнс-батл җиңүчесе - София Татюшева, «Бердәмлек», Мордовия Республикасы.

Конкурсны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының студентлар отрядлары штабы белән берлектә «Россия Студентлар отрядлары» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Татарстан төбәк бүлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International