«Алар турында кайгырту истәлекле көннәр белән генә чикләнмәсен иде»: Татарстан яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераннары янына килде

2023 елның 6 мае, шимбә

ТР Яшьләр хөкүмәте активистлары ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина белән бергә Җиңү көне алдыннан ветераннарга кунакка килделәр.

Зоя Фокина, дәүләт иминлеге кадр офицеры кызы, 1924 елның 21 гыйнварында Сембердә (хәзерге Ульяновск) туган. Сугыш башланганда аңа 17 яшь тула. Ул аэроклубка языла, анда парашют белән сикерә, радиотелеграфчылар курсларында Морзе әлифбасын өйрәнә. Курсларны тәмамлагач, Зоя Фокина үз теләге белән хәрби комиссариатка фронтка барырга килә. Аны Куйбышевка (хәзерге Идел буендагы Самара шәһәре) җибәрәләр. Анда 6 рота оештырылган була, шуларның берсе хатын-кызлар ротасы. Бер аэроклубтан 19 Казан кызы 1 нче Украина фронты составына кергән 107 нче аерым элемтә полкына алына. Бу 1943 елның ахырында була. Фронт белән берлектә Зоя Семеновна Польша, Венгрия, Чехословакия, Германияне уза һәм фронт дуслары белән бергә Рейхстагка кул куя. 1945 елның декабрендә өенә кайта. 19 ел ул хәрби комиссариатның штат хезмәткәре булып эшли, чакырылучыларны рәсмиләштерү белән шөгыльләнә. Аннары аны Казан Кызыл Байраклы танк училищесына эшкә чакыралар. Анда ут әзерлеге кафедрасында ул 2007 елда пенсиягә чыкканчы өлкән лаборант булып эшли. Жуков медале, Ватан сугышы ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

Софья Порсева икенче эшелон радисткасы. Ул сугышка бик яшь чагында – чыгарылыш кичәсеннән соң ук эләгә. Алабугада София Яковлевна радистлар курсларын үтә. Сугыш вакытында «Хәрби казанышлары өчен», «Батырлык өчен» һәм «Курск дугасы янындагы сугыш өчен» медальләре белән бүләкләнә, моннан тыш, бүләкләрнең берсен дошман тылына киткән партизан разведчиклары белән рейд өчен ала.

 «Германияне җиңгән өчен» медале һәм күкрәгендә тимер кисәк белән кайта.

 «Без Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең һәм илебез өчен башкарган батырлыкны һәрвакыт истә тотабыз һәм хөрмәт итәбез. Без ике ветераныбыз янына килдек. Аларның җанлылыгына һәм оптимизмына чын күңелдән сокланабыз. Алар турында кайгырту истәлекле даталар белән генә чикләнмәсен иде», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

Ул Татарстан яшьләренең ел дәвамында төрле патриотик акцияләрдә актив катнашуын өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International