Бөгелмәнең Губин исемендәге балалар лагеренда ата-аналар (опекуннар) озатуында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен профильле смена башланды.
Сменада 100гә якын бала һәм озата баручылар катнашты.
«Җәйге чорда инклюзив сменалар кысаларында 550дән артык баланы колачлау планлаштырыла. Мондый сменалар Татарстанның өч лагеренда: «Мирас-Наследие» (Яшел Үзән), «Заречье» (Казан) һәм Бөгелмәдәге Губин исемендәге лагерьда узачак. Һәр җирдә кирәкле шартлар тудырылган, инфраструктура тәэмин ителгән. Моннан тыш, уңайлы ял итү һәм яшүсмерләр белән алып барыла торган дәресләрнең сыйфатын тәэмин итү өчен учреждениеләр хезмәткәрләре дә махсус әзерлек үтте», - дип аңлатты ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр билгеләп үткәнчә, озата баручылар өчен дә аерым программа каралган. Алар өчен тренинглар, психологлар белән консультацияләр узачак, тар белгечләр белән очрашулар планлаштырылган.
Лагерь программасына балалар өчен фикерләү, кулинария, спорт юнәлеше, театр сәнгате һәм башка күп кенә мәдәни-күңел ачу дәресләре кертелгән.
Киләсе җыю 11-18 майда планлаштырылган.