Татарстанда шәһәр һәм районнарда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча аудит уза. Проектны ТР Яшьләр министрлыгы ярдәме белән «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге партнерлары белән берлектә гамәлгә ашыра.
«Без яшьләр белән эшнең нәтиҗәле һәм ихтыяҗлы булуын аңлау өчен төрле районнарда тикшеренүләр үткәрәбез. Нәтиҗәләр алгач, һәр район буенча яшьләр сәясәте профильле бүлекчәләре өчен тәкъдимнәр әзерләячәкбез», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр сүзләренчә, проект «Мәгариф» милли проектының «Россия яшьләре» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан һәм аудит уздырыла торган муниципаль берәмлек бюджеты акчаларыннан финанслана.
«Без комплекслы анализ ясыйбыз, аны үткәрүдә 30 кешедән артык эксперт командасы катнаша. Биредә эксперт интервьюлары һәм фокус-төркемнәр белән «Яшьләрнең үз төбәкләрендәге тормышка карашы» дигән социологик тикшеренүләр дә, яшьләр сәясәте мәсьәләләрен хәл итү өчен потенциал булу - булмавына идарә итү командасын бәяләү дә, инфраструктура сыйфатын анализлау да бар», - дип өстәде министр.
Беренче аудит узган елның ноябрендә Түбән Камада узды. Аудит нәтиҗәләре буенча муниципалитетта агымдагы елга өстенлекле максатлар билгеләнде.
Хәзер аудит Менделеевск районында уза. 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәргеләр арасында сораштыру үткәрелде, социологик тикшеренү нәтиҗәләренә анализ ясалды, Менделеевск яшьләренең реаль кәефләрен, аның хакимияткә һәм яшьләргә карата гамәлгә ашырыла торган сәясәткә мөнәсәбәтен, яшьләрнең сорауларын һәм аларның тормышка планнарын ачыкларга, шулай ук «Яшерен сатып алучы» һәм «Яшерен шалтырату» ысуллары белән үткәрелгән тикшеренүләр мәгълүматларын чишәргә, статистика һәм рәсми хисаплар мәгълүматларын анализларга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, муниципаль берәмлектә булган яшьләр сәясәте инфраструктурасын яшьләрнең реаль таләпләренә туры килү, уңайлылык ягыннан анализлыйлар.
Менделеевск районы яшьләренең челтәр мәнфәгатьләрен деструктив мәнфәгатьләргә омтылышы буенча мониторинг үткәрелгән инде, яшьләр медиа киңлеген анализлау дәвам итә, ул фикер лидерларын, социаль челтәрләрне куллану ягыннан өстенлекләрне, шулай ук яңалыклар һәм башка мәйданчыкларда катнашу дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Идарә итү һәм һөнәри ассессментлар районның яшьләр белән эшләү буенча белгечләр командасы һәм идарә итү командасының эшчәнлегенә анализ ясалды. 22 майга планлаштырылган стратегик сессия муниципалитетның идарә командасы әгъзаларының яшьләргә карата дәүләт миссиясен аңлау дәрәҗәсе, стратегик һәм тактик планнар төзү һәм аларны гамәлгә ашыру сәләте турында нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Менделеевск муниципаль берәмлегендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру аудиты нәтиҗәләрен агымдагы елның 1 июненә тәкъдим итү планлаштырыла.
Мондый тикшеренүләрне үткәрү ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә агымдагы елга эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе дип аталды.